«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлегендә «Балалар илне сурәтли» 17 нче республика рәсем конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.
Конкурста республиканың гомуми белем бирү мәктәпләре, шулай ук 6-12 яшьлек сәнгать мәктәпләре укучылары катнашты.
Быел конкурс түбәндәге номинацияләр буенча оештырылды:
“Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы";
“Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы";
“Без куркынычсыз юллар өчен";
"Мин-патриот".
Традиция буенча, шәһәр һәм авылларның гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары конкурска актив кушылдылар.
Җирле бүлекчә әгъзалары, «Киләчәк» балалар иҗаты үзәге педагогы Фәйруза Якупова, шулай ук мәгариф бүлеге методисты Айсылу Узакова кергән комиссия республика этабына иң яхшы эшләрне сайлап алды. Комиссия иң яхшылар арасында Камилә һәм Әминә Зәйдуллиналарның (10 яшь), Герман Богдановның (10 яшь), Владислава Михееваның (8 яшь), Артур Васильевның (10 яшь), Кира Ларионованың (9 яшь), Айсылу Гарифуллинаның (7 яшь), Даша Орешинаның (7 яшь), Гөлфия Манапованың (10 яшь) эшләрен билгеләп үтте.