Алтмыш яшьтән өлкән нурлатлылар скандинав йөрүе көнен билгеләп үтәләр

2023 елның 20 мае, шимбә

Бүген Бөтендөньяда скандинав йөрүе көне билгеләп үтелә.

Сәламәтлек һәм озын гомер үзәгенә йөрүчеләр Бөтендөнья скандинав йөрүе көнен җәяүләп йөрү юлларда билгеләп үтәләр.

"Бу көнгә без скандинав адымы белән шәһәр паркында, Шашин урамындагы скверда, яңа "Игелек", "Кондырча" ландшафт паркында йөрүне туры китердек. Сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны бу дата белән котлыйбыз", - дип уртаклашты озын гомер үзәге җитәкчесе Анжела Закирова.

Үзәк әгъзалары исә нурлатлыларны үз үрнәкләренә иярергә чакыра.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International