Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22нче урта мәктәбе базасында «Сәгыйрь укулары» IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференциядә Нурлатның беренче мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады.
"Сәгыйрь укулары" укучыларның интеллектуаль һәм сәнгать иҗатын үстерүгә ярдәм итү, аларны тикшеренү һәм иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, укучыларны һәм педагогларны күренекле татар шагыйре Гакил Сәгыйровның иҗади мирасы белән таныштыру максатыннан үткәрелә.