Нурлатта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 19 мае, җомга

Бүген Нурлатта юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия утырышы узды.

Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова җитәкчелегендә узды. Монда берничә актуаль мәсьәлә каралды.

Район юлларындагы аварияләрне анализлау белән Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ринат Паймурзин таныштырды.

Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Рәхмәтуллина балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча алып барылган профилактик эшләр турында сөйләде.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программасының муниципаль контракты кысаларындагы эшләр һәм «Халык контроле» информсистемасына кергән гаризаларның үтәлеше турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Салават Усманов хисап тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International