Узган елда салынган традиция буенча чара барлык заман журналистларына һәйкәл янындагы «Дуслык» скверында узды. Бәйрәмнең спонсоры Нурлат райпосы, шәхсән аның җитәкчесе Равил Хәмидуллин булды.
Бәйрәмне Нурлат районы массакүләм - мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бергә матбугат ветераннары, җәмәгать хәбәрчеләре, «Нурлат-информ»ның дуслары һәм партнерлары, «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасы укучылары һәм язылучылары, нурлатлылар җыелды.
Скверда районның үзешчән артистлары башкаруында җырлар яңгырады, район газетасы тарихы белән танышырга, басма продукция сатып алырга мөмкин булган күргәзмә эшләде. Шулай ук почтамт хезмәткәрләре белән берлектә район газетасына язылу оештырыла, призлар уйнатыла. Параллель рәвештә газетаның яшь укучылары өчен конкурслар уздырыла, алар рәхәтләнеп асфальтта рәсем ясыйлар, пазллар җыялар һ. б.