Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин яңа су чистарту станциясе төзелеше барышын бәяләде

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Подрядчы оешма вәкилләре белән бергә ул «Промочистка»ның фильтрлау станциясе блогы территориясендә булды, яңа су әзерләү станциясен, Чиста су резервуарын карады.

Подрядчылар әйтүенчә, биредә эш 80%ка тәмамланган.

Алмаз Әхмәтшин темпны тизләтергә, хезмәтне саклау нормаларын төгәл үтәргә һәм якын арада территорияне төзекләндерүгә керешергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International