Нурлат районы хуҗалыклары азык әзерләүгә керешүгә әзер

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында махсус комиссия район хуҗалыкларында азык әзерләү техникасы һәм азык саклагычларының әзерлеген тикшерде.

Комиссия районның барлык хуҗалыкларында булды.

"Һава торышы вакытны чикләде, әмма моңа да карамастан, барысы да яхшы әзерләнде.  Без Нурлат районының азык әзерләүгә әзерлеген бик югары бәялибез. Эшчеләргә хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау турында мәгълүмат җиткерелде", – дип нәтиҗә ясады Россельхозцентрның ТР буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин.

Гомумән алганда, быел район буенча 17,5 мең гектар мәйданда азык культураларын җыярга кирәк. 17 мең тонна печән, 80 мең тоннадан артык сенаж һәм 47 мең тонна силос әзерләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International