Татарстанда язгы урман культурасы сезоны тәмамланды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2023 елның язгы урман культурасы сезоны тәмамланды.

Аның кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре – урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан 1523,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу буенча эшләр башкарылды.Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар «Экология» милли проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектында каралган. 2023 елда «Экология» илкүләм проекты буенча республикада 3614 гектар мәйданда урманнарны торгызу гамәлгә ашырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International