Нурлатта Халыкара шашка буенча район чемпионатына йомгак ясадылар

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Чемпионат быел 9нчы тапкыр уздырыла.

Халыкара шашка буенча Нурлат районы Чемпионаты тәмамланды. Быел турнир шахмат-шашка клубының сигез әгъзасы катнашында узды. Уеннар гыйнвар уртасында ук башланды.

Нәтиҗәдә, 1 урынны Шәриф Гафуров, 2 урында – Сергей Зайцев, 3 урынны – Олег Павлов алды. Җиңүчегә һәм призерларга медальләр һәм грамоталар, шулай ук район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге призлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International