«Теремкәй» коллективы һәм тәрбияләнүчеләре «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасы кысаларында экологик юнәлештәге педагогик идеяләрнең Xll Бөтенроссия фестивале кунакларын кабул иттеләр.
Балалар үзләренең экологик белемнәрен күрсәттеләр. Россия буенча «Эко-мәктәп/Яшел флаг» проекты координаторы Ольга Мадисон Татарстанның Экологик белем бирүгә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Экологик грамоталылык, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт кечкенәдән үк урнаштырылырга тиеш.
Шуңа күрә мәктәпкәчә учреждение эшендә экологик белем бирүгә зур игътибар бирелә. Чаралар экологик мәдәниятне формалаштыруга юнәлдерелгән.