Бүген Нурлатта «Укучыларга экологик тәрбия бирү эшен оештыруда заманча алымнар» экологик белем бирү буенча ХІІ Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале узды.
Фестиваль Эко-мәктәп/Яшел флаг халыкара программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Республика шәһәрләреннән һәм район үзәкләреннән килгән педагоглар һәм тәрбиячеләргә әзерләнгән фестиваль программасы бик бай һәм кызыклы булды.
Иртән кунакларны 8 нче “Теремкәй” балалар бакчасында каршы алдылар, ул балаларга һәм аларның ата-аналарына экологик тәрбия бирүдә бай тәҗрибәгә ия.
«Киләчәк» балалар - иҗаты үзәгенең кунаклар фойедагы күргәзмәләр, Нурлат шәһәренең балалар бакчаларында иҗади эшләүче тәрбиячеләрнең мастер-класслары белән танышырга, хезмәттәшләре белән үз эшләнмәләре һәм уңышлы проектлары белән уртаклашкан педагогларның чыгышларын зур кызыксыну белән тыңларга һәм карарга мөмкинлек алдылар. Фестивальдә катнашучылар, сулышларын тыеп, эшмәкәр Рөстәм Нагумановны тыңладылар, ул аны алга таба җитештерү өчен икенчел чимал сыйфатында чүп җыю белән шөгыльләнә.
Россия буенча «Эко-мәктәп/Яшел флаг» программасы координаторы Ольга Мадисон (Санкт-Петербург) һәм Татарстан Республикасы буенча Программа координаторы Ризида Гайнуллина (Казан) чыгышларында билгеләп үткәнчә, нурлатлылар үсеп килүче буынны экологик тәрбияләүгә иҗади карашлары белән кунакларны гаҗәпләндерде һәм сөендерде. "Сездә үзләштерә алырлык һәм өйрәнә алырлык нәрсәләр бар," - дип бертавыштан фикер йөртте кунаклар.
Көннең икенче яртысында фестиваль кунаклары һәм хуҗалары 1нче “Чишмәкәй” баалалар бакчасы экологик сукмагы буйлап йөрделәр, шәһәр буйлап экскурсия үткәрделәр. Нурлат төзелеш масштаблары һәм социаль объектлар булуы белән шаккатырды, чөнки кунаклар арасында безгә беренче тапкыр килгән һәм безнең Нурлатны тыныч провинциаль шәһәрчек дип санаган кешеләр шактый күп иде.
Нурлатта булу истәлегенә кунаклар истәлекле бүләкләр алдылар.