Нурлат гимнастлары чираттагы ярышларда уңышлы чыгыш ясады

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Нурлатның «Омтылыш» нәфис гимнастика студиясе укучылары өчен узган ял көннәре спорт рухы билгесе астында узды.

Шимбә көнне, 13 майда, алар Казанда узган нәфис гимнастика буенча «Казаныш» ярышларына бардылар.

“Безнең барлык гимнастлар да иң кечесеннән, ул 2018 елда туган, иң олысына, 2010 елда туган, әлеге ярышларга тырышып әзерләнделәр һәм үз программаларын бик яхшы күрсәттеләр", – дип билгеләп үтте кызларның тырышлыкларын аларның тренеры Зифа Сәгъдиева.

Эмоциональ матур чыгышлар гимнастларга өч бронза медаль китерде – Эмилия Сафина, Мәликә Әхмәтвәлиева, Самина Хәбибрахманова, һәм ике көмеш медаль – Әминә Лотфуллина һәм Эмилия Сәгъдиева яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International