Нурлат районы урманчылары табигатьне саклау акциясен үткәрде

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Нурлат урманчылыгы «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын күмәк җыештыруда катнашты.

"Урман массивларын җыюны Мамык, Чияле Алан һәм Восход участок урманчылыкларында оештырдылар.

Акциядә Нурлат урманчылыгы хезмәткәрләре дә, Мамык авыл җирлеге башкарма комитеты да, мәдәният йорты да катнашты",-диде Нурлат урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Рөстәм Галиев.

Аның сүзләренчә, акциядә катнашучылар көче белән урман фондыннан 22 кубометр каты көнкүреш калдыклары чыгарылган.

«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 17 апрельдә башланды һәм агымдагы елның 17 июненә кадәр дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте Нурлат урманчылыгы җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International