Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин Нурлат урман хуҗалыгында булды, анда капиталь ремонт бара.
Нурлат урман хуҗалыгында капиталь ремонт ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында алып барыла.
"Ремонт эшләре март аенда башланды. Түбәләрне, тәрәзәләрне, ишекләрне, сантехниканы алыштырдык, хәзер линолеум җәябез, плинтусны беркетәбез. Гомумән алганда, җылыту системасыннан башка барысы да үзгәртелде. Июнь ахырында-июль башында тәмамларга уйлыйбыз. Керамограниттан вентиляцияле фасадны монтажлый башлыйбыз", - диде подрядчы оешма прорабы Рәмис Зәкиев.
Хәзерге вакытта урман хуҗалыгының икенче катында эшләр тәмамлануга якынлаша. Алга таба подрядчы капиталь ремонтны беренче катта дәвам итәчәк.
Район Башлыгы, капиталь ремонт барышы белән танышып, эшне тизләтергә күрсәтмә бирде.