Конференциядә республикадан 217 укучы, шулай ук укытучылар катнашты.
Нурлат шәһәренең 1нче мәктәбендә татар профессиональ театрына нигез салучы, актер, режиссер Габдулла Кариев истәлегенә II зональ фәнни-гамәли конференция узды. Быел ул танылган якташыбызның 137 еллыгына багышлана.
Конференциядә катнашу өчен республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән укучылар һәм педагоглардан барлыгы 217дән артык эш килгән. 4 секциягә бүленеп, алар үзләренең иҗади эшләре белән таныштыралар.
Конференция нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы скверда урнашкан Габдулла Кариев һәйкәле янында узды. Биредә шәһәрнең 1нче мәктәбенең театр түгәрәге әгъзалары спектакльдән өзек күрсәттеләр, конференциядә катнашучылар Габдулла Кариевка һәм татар театрына багышланган шигырьләр сөйләделәр. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталарны Нурлат районы мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Рәхмәтуллина тапшырды.