Нурлат районы Башлыгы шикәрчеләр микрорайонында урнашкан табиблык амбулаториясен капиталь ремонтлау барышы белән танышты

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Хәзерге вакытта биредә эчке төзекләндерү эшләре бара.

«АСБ» подряд оешмасы генераль директоры Андрей Сидимиров сүзләренчә, педиатрия бүлегенә капиталь ремонт тулысынча башкарылган, терапия бүлегендә һәм физиотерапия кабинетында демонтаж эшләре башкарылган, хәзер эшчеләр, объектта аларның 15-әү, биналарны штукатурлау белән мәшгуль.

“Эшләрне июнь аенда тәмамларга планлаштырабыз", – дип билгеләп үтте Андрей Валерьевич.

Шушы көннәрдә медицина учреждениесенә эш визиты белән Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин килде. “Барысын да беренче чиратта халыкка уңайлы һәм матур булсын өчен эшләргә кирәк", – дип билгеләп үтте ул подрядчы белән сөйләшкәндә.

Алмаз Сәлим улы шулай ук табиблык амбулаториясе территориясен карады, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча кайбер киңәшләрен бирде. “Яшеллек зонасын булдырырга һәм пациентларга уңайлы булсын өчен беседка ясап куярга кирәк", – диде район Башлыгы, микрорайонда гражданнарның имин хәрәкәте өчен тротуарлар да яңартылачагын ассызыклап.

Хәзерге вакытта табиблык амбулаториясе Түбән һәм Югары Нурлат микрорайоннарыннан, Якты Күл, Тукай, Некрасовка, Ключи торак пунктларыннан һ.б. 5 меңнән артык гражданга хезмәт күрсәтә. Амбулатория бинасы 1967 елда төзелгән, соңгы мәртәбә косметик ремонт 2013 елда ясалган.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International