Уеннар иртәгә республикабыз башкаласында башлана.
Казанда 15-19 май көннәрендә «Ак Бүре» һәм «Баско арена» боз сарайлары мәйданчыкларында яшь спортчылар арасында иң көтелгән хоккей турниры – «Алтын алка» Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышларының суперфиналы узачак. Турнир «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узачак.
Турнирның суперфиналистлары арасында 2010-2011 елгы «Ледок» командасы да бар. Моңа кадәр тренер Эдуард Шишкин җитәкчелегендәге яшь хоккейчылар 64 команда арасында ярышларның төбәк һәм йомгаклау этапларында җиңүче булды. Суперфиналда алар бөтен Россиядән – Новосибирск, Ярославль өлкәләреннән һәм Ямал-Ненец автономияле округыннан иң яхшы командалар белән очрашачак. Барлык уеннар да «Баско Арена»да узачак.
Яшь хоккейчыларны турнирга киткәндә озатырга спорт мәктәбе коллективы һәм әти-әниләре дә җыелды. Алар хоккей командасына бары тик җиңүләр генә теләделәр. "Ярышларның безнең республикада узуы сөендерә. Казанга укучыларыбыз өчен җан атарга бару мөмкинлеге булачак», – дип билгеләп үтте спорт мәктәбе директоры Александр Елагин.
Гомумән алганда, спорт мәктәбенең хоккей бүлеге өчен сезон уңышлы. Республика буенча алар 4 икенче, 1 өченче урын яулады һәм, әлбәттә, иң шатлыклы вакыйга – 2010-2011 елларда туган егетләр командасының суперфиналга чыгуы. Аларга уңышлар телибез!