Җомга көнне шәһәрнең 1нче мәктәбендә чираттан тыш ата-аналар җыелышы узды.
Чараның төп темасы балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау иде. Анда Дәүләт автоинспекциясе Нурлат бүлегенең пропаганда инспекторы Марат Хисамов катнашты.
Үз чыгышында ул ата-аналарның балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында көн саен профилактик әңгәмәләр үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте, юлларда куркынычсыз тәртипнең шәхси үрнәген күрсәтү кирәклеге турында сөйләде.