Биредә Нурлат шәһәренең Яшлек микрорайонында урнашкан сквер төзелеше тәмамлану кысаларында төзекләндерүнең соңгы этабы үткәрелә, параллель рәвештә территорияне яшелләндерү дә алып барыла. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин эш барышы белән танышты, бу көнне агач утыртуга чыккан нурлатлылар белән аралашты. Район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәпләре, "Ледок" һәм башка учреждениеләр хезмәткәрләре скверны яшелләндерүгә актив кушылдылар. Шимбә көн дәвамында биредә 250ләп акация, юкә һәм миләш үсентесе утыртылган. "Моңа кадәр монда чыршы, чәчәкләр утырттылар. Яшелләндерү эше дәвам итәчәк, тагын чәчәк түтәлләре үстерү, газон утырту планлаштырыла. Моннан тыш, юл салучылар кайбер эшләрне тәмамлагач, сквер буйлап трасса ягыннан агачлар утыртачакбыз", - дип аңлатма бирде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин. Хәзерге вакытта скверда шулай ук кечкенә архитектура формалары урнаштырыла. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Салават Усманов сүзләренә караганда, биредә барлыгы 12 кече архитектура формасы урнаштырылачак, өстәмә рәвештә – 6 эскәмия, 10нан артык урна куелачак. Якын киләчәктә сквер территориясендә баскетбол кырын да җиһазландыру планлаштырыла. "Миңа безнең сквер бик ошый, ул көннән-көн матурлана бара. Кыш көне без дусларым белән монда конькида шудык, хоккей уйнадык, хәзер велосипедта йөрибез. Тиздән балалар уен мәйданчыклары да булачагы бик яхшы. Моңа кадәр безгә йорт ишегалдында гына уйнарга туры килде, ә монда бик иркен», – дип уртаклашты шәһәрнең 4нче мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Илнур Зәкиев.