Нурлат волонтерлары картлар йортында яшәүчеләр белән шахмат уйнады

2023 елның 13 мае, шимбә

Нурлатта Волонтерлар үзәге волонтерларының иҗади акцияләре һәм концерт - күңел ачу программалары белән сәфәрләр дәвам итә.

«Язгы игелек атнасы» республика акциясе кысаларында «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгенең волонтер-шахматчыларының өлкән яшьтәге кешеләргә шахмат буенча интеллектуаль-күңел ачу уенын оештыру максаты белән визиты оештырылды. Балалар белән такта уеннарын уйнау олы кешеләрнең тормышын төрлеләндерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International