Онлайн-кабул итү вакытында Дәүләт Советы депутаты 6 мөрәҗәгатьне карады.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакованың чираттагы онлайн-кабул итүе узды. Нурлатлылар депутатка 7 яшькә кадәрге балаларга түләүләр, Украинадан күченеп кайтучыларга пенсия билгеләү һ.б. мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук нурлатлылар Россия гражданлыгын алуда, Кара Күл авылын газлаштыруда, яшелчә, ит эшкәртү өчен дегидратор һәм автоклав сатып алуда ярдәм сорадылар. Нурлат шәһәрендә хоккейны үстерү буенча да мөрәҗәгать килде.
Депутат мөрәҗәгатьләрне игътибар белән тыңлады, 3се эшкә алынды, алар буенча тиешле органнарга депутат запрослары җибәреләчәк. Калган мәсьәләләр буенча депутат консультацияләр бирде.