"Алсу" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сәхнәдә "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек күрсәтте

2023 елның 12 мае, җомга

Чара якташыбыз, татар профессиональ театрына нигез салучы Габдулла Кариевның 137 еллыгына багышланды.

Якташыбыз Габдулла Кариевның туган көненә "Алсу" балалар бакчасында зурлар төркеме балалары Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзекне сәхнәләштерде.

Спектакль өчен нәкъ менә шушы пьеса сайлануы очраклы түгел. Габдулла Кариев һәм драматург Кәрим Тинчурин дуслар булган бит. Өстәвенә, без үз алдыбызга балаларны татар гореф – гадәтләренә өйрәтүне максат итеп куйдык. Гомумән, балалар бакчасында без балаларны кечкенәдән туган телне яратырга, милли мирасны сакларга өйрәтәбез.

Спектакльдә төп рольләрне – Булат һәм Мәйсәрәне Рәсүл Нугаев һәм Ясминә Фатыйхова башкара. Алар сәхнәдә чын артистлар кебек уйнадылар. Тамашачыларга-башка төркемнәрдә тәрбияләнүчеләргә, тәрбиячеләргә һәм ата-аналарга өзек бик ошады. Аның белән без "Сайяр" республика конкурсында да катнашачакбыз.

Ландыш Мөбарәкшина, “Алсу" балалар бакчасы тәрбиячесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International