Бүген 73нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә язгы - җәйге янгын куркынычы чоры башлануга бәйле рәвештә бүлекнең һәм аерым постның инженер-инспектор составы белән киңәшмә узды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча объектларны эксплуатацияләүче җаваплы затлар белән берлектә саклана торган объектларны тикшерүне дәвам итү бурычы куелды.
Тикшерүләр янгынга каршы су белән тәэмин итү системаларын эксплуатацияләгәндә канунны бозуларга юл куймау, беренчел янгын сүндерү чараларының төзеклеге, янгынга каршы су запасы, су чыганаклары, коры үләннән, куаклардан һәм янучан чүп-чардан чистарту һ. б. максатларда үткәрелә.
Тикшерүләр сакланган объектларда янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрәчәк, дип хәбәр итә 73 нче бүлек инженеры Виктор Морозов