Шәһәрнең үзәк мәйданында Нурлат халкы һәм кунаклары өчен күп санлы интерактив мәйданчыклар, күргәзмәләр, экскурсияләр оештырылды.
Иртән үк “Сугышчан туганлык" оешмасы вәкилләре, эзләнүләрдә катнашучылар солдат боткасы белән сыйланырга тәкъдим итә. Монда алар кунаклар һәм игътибарына күргәзмә дә тәкъдим иттеләр.
"Ел саен кебек үк, без ботка әзерлибез, бүген ул карабодай, тары һәм тушенкадан, хуш исле чәй салынган самоварлар әзерләдек, теләгән һәркемне сыйлаячакбыз. Күргәзмәдә без бабаларыбызның ничек һәм нәрсә белән сугышканын, җиңүне нәрсә ярдәмендә якынайтканнарын сөйлибез һәм күрсәтәбез», – дип сөйләде «Форпост» үзәге директоры Илгиз Сәйфуллин.
Монда ук «Чемодандагы музей» күргәзмәләре белән дә танышырга мөмкин иде. Мәсәлән, шәһәрнең 2нче мәктәбе Варвара Евлампьевна Страшненко шәхси әйберләре, документлары белән «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» күргәзмәсен әзерләгән. Ә шәһәрнең 9нчы мәктәбе укучылары сугышчы-интернационалист тормыш юлы армиядә хезмәт иткәндә өзелгән Руслан Киямов турында сөйләделәр.
Тантаналы митингтан һәм Җиңү парадыннан соң бәйрәм кунаклары шәһәрнең мәгариф учреждениеләре һәм районның үзешчән артистлары тарафыннан оештырылган бәйрәм концертыннан да ләззәт ала алдылар. Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музееның тематик күргәзмәсен дә карарга теләүчеләр күп булды.