Бүген нурлатлылар җиңү көнен тантаналы рәвештә каршы алдылар.
Иртәдән үк Үзәк мөселман зиратында район башлыгы урынбасары Линар Маняпов һәм хөрмәтле кунаклар күп гомерләрен район үсешенә багышлаган нурлатлылар каберенә бардылар. Гыйматдинов Габбас Кыямович, Хафизов Шәриф Сәгыйрович, Тимерҗанов Зәки Тимерҗан улы каберләренә Җиңү символы буларак кызыл канәферләр куелды.
Тантаналы митинг һәм Җиңү Парады традиция буенча Хәтер һәм Дан мемориаль комплексы территориясендә узды.
Тантананың төп кунаклары Бөек Ватан сугышы ветераннары Нурлаттан Александр Петрович Лебедев һәм Чулпаннан Каим Самигуллович Самигуллин булды. Аларны бәйрәмгә килгән күпсанлы нурлатлылар көчле алкышлар белән каршы алды.
Тантаналы чараларга район башлыгы Алмаз Әхмәтшин старт бирде, ул хөрмәтле ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте Биредә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Донбасста махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен «Батырлык өчен» медален Борис Лачугинга тапшырды.
Нурлатлыларга котлау сүзләренә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков та кушылды, ул Рәис Рөстәм Миңнеханов исеменнән катнашучыларны Җиңү көне белән котлады.