Татар театрына нигез салучыга һәйкәл узган елның көзендә ачылды.
8 майда, талантлы актер, режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучы Габдулла Кариевның туган көнендә, аның туган Нурлат җирендә тантаналы чаралар узды.
Традиция буенча, чараларда Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы, шулай ук Казандагы Нурлат якташлыгы вәкилләре катнашты.