Советлар Союзы Герое Кузнецов Анатолий Иванович истәлегенә багышланган традицион йөгереш Нурлатта тәмамлана. Ул Каравыл Тавында старт алды.Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митингтан башланды.
"Ул авыр көннәрдә Егоркино авыл җирлегеннән 596 яшь егет фронтка китә. Ләкин барысы да Җиңү көненә кадәр яшәми шул: безнең торак пунктның барлык авылларыннан 284 сугышчы һәлак булды, тынычлык хакына башларын салдылар», – диде Егоркино авыл җирлеге башлыгы Анатолий Борисов митингта.
Йөгерештә нурлатлылар гына түгел, Татарстанның башка районнары һәм шәһәрләре, Самара һәм Ульяновск өлкәләре спортчылары да катнашты.
Стартка төрле яшьтәге 60ка якын спортчы чыкты: мәктәп укучылары, студентлар, өлкәннәр, пенсионерлар. Аларны бөтен трассада юл-патруль, шулай ук медицина хезмәтләре озата бара. Финишка спортчылар “Спорт" паркына килделәр.