Автомобильләрдән торган колонна Нурлат - Иске Чаллы - Чияле Алан - Каравыл Тавы - Нурлат маршруты буенча үтте.
Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, «Форпост» үзәге, «Мирас» яшьләр (яшүсмерләр) клубы, Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы Хәрби комиссариаты вәкилләре һәм «Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат районы бүлеге» җирле иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнашында автоузышта катнашучылар Советлар Союзы Геройлары истәлеген хөрмәтләделәр Николай Синдряков, Анатолий Кузнецов һәм Россия Герое Александр Волковка чәчәкләр салдылар.