Хәтер, буыннар бәйләнеше һәм хәрби дан символы буларак, районның шәһәр һәм авылларында нурлатлыларга Георгий тасмалары таратыла.
- Әлеге чара «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында уза, – диде «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Оксана Ермилова.
- Кичә шәһәр урамнарында, җәмәгать урыннарында аларны яшь гвардиячеләр таратты, ә бүген без дәвам иттек. Шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына тапшырылды, алар авыл халкына тасмалар таратачаклар.
Мондый акция ел саен үткәрелә. Бөек Җиңү көненә кадәр бердәмроссиялеләр 500 Георгий тасмасы таратачак.