Нурлатта "Өченче буын" спартакиадасы узды

2023 елның 6 мае, шимбә

Традицион «Өченче буын» спартакиадасында бу юлы 55 яшьтән өлкәнрәк 100гә якын нурлатлы катнашты.

«Тулпар» спорт комплексында алар 6 спорт төрендә үз осталыкларын күрсәттеләр: йөзү, ату, армрестлинг, шахмат, шашка һәм мини-футбол.

Ачылу тантанасында яшь спортчыларны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Румия Фәтхетдинова сәламләде. Район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Разия Садретдинова да аларга үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Безнең шәһәрдә барлык микрорайоннарда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган, без даими рәвештә спорт очрашулары, чаралар, ярышлар үткәрәбез. Пенсионерларыбыз арасында спорт һәм актив яшәү рәвешен яратучылар да елдан-ел арта бара. Ә бүген сезнең ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге дә бар», – дип билгеләп үтте Разия Идрисовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International