Нурлат нефтьчеләре "Кызыл канәфер" акциясендә катнашты

2023 елның 5 мае, җомга

«Нурлатнефть» НГДУда ветераннарга ярдәм күрсәтү өчен акция уздырылды.

Безнең республикада бу акция инде 5нче тапкыр үткәрелә.

"Бу чорда 189 Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветеранына 15 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде. Акциянең инициаторы – «Буыннар хәтере» хәйрия фонды, - диде “көмеш волонтер” Галина Терентьева. Рәхмәт йөзеннән акциядә катнашучылар Кызыл канәфер формасындагы күкрәк билгеләре алдылар.

"Җиңү көне безнең гаилә өчен махсус бәйрәм. Ирем хәрби комиссариатта эшли, ул сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан. Бөек Ватан сугышын бабаларыбыз да узган. Шуңа күрә акциядә дә зур теләк белән катнашам, ветераннарга ярдәм итәргә телим», – дип уртаклашты акциядә катнашучы Нурлат территориаль беренчел профсоюз оешмасы профкомы белгече Гөлнур Мазиярова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International