1 Май-Яз һәм хезмәт бәйрәмендә «Нурлат-информ»ның яшь белгечләре 13 ел элек Нурлат телевидениесенең 10 еллыгы уңаеннан нигез салынган аллеяда агачлар утыртты.
"Аллея үсә, коллектив үзгәрә. Менә без быел яшь хезмәткәрләребезгә яңа агачлар утыртуны йөкләргә булдык. Коллектив яңарып тора, безнең сквер яңара – тормыш дәвам итә», – дип билгеләп үтте «Татмедиа» «Нурлат-информ» АҖ филиалы җитәкчесе - баш мөхәррир Резеда Гиняева.
Айгөл Сергеева, Айгөл Әбҗәпбарова, Ксения Абакшина, Екатерина Габсаликова, Роза Һадиева, Тимур Новиков һәм Илшат Мәхмүтов бергәләп миләшләр утыртты.
"Бүген без хезмәттәшләребезнең Нурлат телевидениесенең 10 еллыгы уңаеннан салынган данлы традициясен яңарттык. Агачлар тамыр җибәрерләр дип өметләнәбез, аларны һичшиксез кайгыртачакбыз», – дип уртаклашты Нурлат телевидениесе эфиры инженеры Айгөл Әбҗәпбарова