Нурлат делегациясе Җиңү көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән тантаналы очрашуда катнашты.
Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендәге 8 кешедән торган делегация составына сугыш ветераны Каим Сәмигуллин, тыл хезмәтчәне Виктор Царев, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар Владислав Кузьмин, Валерий Хорошев, хәрби комиссар Заһир Абдуллин, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Разия Садретдинова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ольга Медникова керде.
Очрашу Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды.