"Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясенә Нурлат районы авылларында да кушылдылар

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә яңаәмзәлеләр тасмалар тараттылар.

Нурлат районының Яңа Әмзә авылы халкы «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Тасмаларны авылның үзәк урамнарында тараталар. Халык рәхмәт белән тасмаларны хәтер, буыннар бәйләнеше һәм хәрби дан символы итеп кабул итә һәм бу бәйрәм көннәрендә аларны илебез тарихына һәм Совет сугышчылары истәлегенә хөрмәт белән тагып чыгарга вәгъдә итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International