Нурлат укучылары “Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясенә кушылды

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан Нурлатның 1нче мәктәбе «Җиңү тәрәзәләре» акциясендә катнашты.

Атна дәвамында мәктәп укучылары тәрәзәләрне Бөек Җиңү символлары – Георгий тасмалары, кызыл йолдызлар, ак күгәрченнәр, Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләре белән бизәде. Балалар кәгазьдән кисеп, төсле аппликацияләр ясаганнар, һәркайсы үз фантазиясен күрсәткән.

Акциядә катнашып, мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгын һәм каһарманлыгын искә алдылар, шулай итеп безгә тыныч күк бүләк иткән барлык кешеләргә рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International