Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика урманчылыклары җитәкчеләренә яңа автомобиль ачкычларын тапшырды.
Алар арасында Нурлат урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Рөстәм Галиев та бар. "Чара Казанның Ирек мәйданында узды. Яңа гына “Lada Niva Legend» машинасында кайтыр юлга чыктык", – дип хәбәр итте Рөстәм Минсәлимович.
Автомобильләр федераль программа кысаларында сатып алынган, алар урманнарны патрульләү, янгын сүндерү шартларын мониторинглау, урманнарны законсыз кисүне һәм урманны саклау законнарын бозуны кисәтү өчен кирәк.