Нурлат укучылары өчен парламентаризм көненә багышланган чаралар уздырылды

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Шәһәрнең 9нчы мәктәбенең югары сыйныф укучылары әлеге истәлекле датага багышланган лекция тыңлады. 

27 апрельдә Россиядә парламентаризм көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә районның гомуми белем бирү мәктәпләрендә төрле чаралар узды.

Нурлат шәһәре Советы депутаты депутаты Ольга Пакшина һәм «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»нең Нурлат җирле бүлеге җитәкчесе Резеда Елауркина шәһәрнең 9нчы мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен лекция үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International