Чара «Чиста ил» партия проекты кысаларында узды.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлеге әгъзалары «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» активистлары белән берлектә «Чиста ил» партия проекты кысаларында «Кондырча» ландшафт паркында яр буе полосасын чистартты.
"Без планетаны киләчәк буыннар өчен чиста тоту никадәр мөһим икәнен яхшы беләбез. Елгаларның экологик торышы кешеләрнең безне чолгап алган табигатькә мөнәсәбәте күрсәткече булырга мөмкин», – дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Оксана Ермилова.