«ТаграС-РС» компаниясе Татарстан Республикасында һәм Идел буе төбәгендә эре нефть сервисы предприятиеләренең берсе булып тора.
Ул хезмәткәрләрнең хезмәтен саклау буенча нәтиҗәле системаны оештыру мәсьәләләренә зур игътибар бирә. «ТаграС-РС» бүлекчәләренең берсе булган «ЦТ и РС» ҖЧҖ коллективының күпчелек өлешен шоферлар тәшкил итә. Аларның куркынычсыз хезмәте предприятиедә беренче урынга куела. Шуңа күрә машина йөртүчеләрнең эш иртәсе куркынычсызлык техникасы һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча инструктаж, маршрутны төгәлләү, мәҗбүри медицина тикшерүе белән башлана.
– Хезмәтне саклау планында бездә төрле юнәлешләрдә чаралар үткәрелә, - диде «ЦТ һәм РС» ҖЧҖ тампонаж сервисы начальнигы урынбасары Радик Галимов. - Әйтик, сәнәгать куркынычсызлыгын яхшырту һәм хезмәтне саклау кысаларында эшчеләрне махсус кием һәм аяк киеме белән тәэмин итү, ә ремонт-механика остаханәләре гаражларында электр җылыткычлары урнаштыру яисә стеналарны җылыту каралган. Шулай ук хезмәтне саклау шартлары таләпләрен үтәү кысаларында без гаражга янгын гидрантын урнаштырдык.