Районның яшь талантлары һәм җирле артистлары нурлатлыларга бәйрәм концерты бүләк итте

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Алар «Театр» скверы сәхнәсендә «Күңелле Беренче май» концерт программасы белән чыгыш ясады.

Нурлатта Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чаралар «Театр» скверында концерт программасы белән тәмамланды. Нурлатлыларны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова котлады.

Ул шулай ук янгын күзәтчелеге хезмәте оешуга 374 ел тулу уңаеннан һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен искә алу көне уңаеннан җылы теләкләр җиткерде һәм Нурлат районы Башлыгының һәм Башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамоталарын тапшырды. 

«Сәләт» балалар сәнгать мәктәбенең һәм «Киләчәк» балалар иҗат үзәгенең яшь талантлары башкаруында күңелле җырлар, Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган шигырьләр яңгырады. ДШИ укучылары шулай ук музыка коралларында да уйнадылар. Һәр чыгышны тамашачылар алкышлар белән каршы алды.

Аннары эстафетаны балалардан районның үзешчән артистлары кабул итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International