Нурлатта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм аларның әти-әниләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Җәйге чор алдыннан «Әкият» балалар бакчасында балаларга һәм ата-аналарга балаларны юлда йөргәндә саклау җайланмаларын куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Чара кысаларында аларга шулай ук җәяүлеләр кичүендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, яктылык кайтаручы элементлар куллану турында искә төшерделәр. 

“Бала тормышында иң мөһим кешеләр – ата – аналар, алар үз балаларын юлда куркынычсыз тәртипкә өйрәтергә җаваплы", - диде чарада катнашучыларның берсе, балалар бакчасына йөрүче Амалиянең әтисе Игорь Матвеев.

Ә Наташа Архипованың әнисе Алена Владимировна тагын бер тапкыр балаларны йөртү  җайланмаларын, яктылык кайтаручы элементларны куллану кагыйдәләрен җентекләп искә төшерде.

"Хөрмәтле олылар, балалар белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнегез!,- дип искә төшерде ул барлык әти-әниләргә.

Чара истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International