Быел ул РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов ярдәме белән узды.
Район газетасы «Дуслык» («Дружба», «Туслах») призларына предприятиеләр, оешмалар, авыл җирлекләре һәм мәгариф учреждениеләре җыелма командалары арасында традицион җиңел атлетика эстафетасының бай тарихы бар. Быел ул Яз һәм Хезмәт көнендә узды һәм Нурлатта яңа җиңел атлетика сезонына яхшы старт бирде. Спорт чарасын район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм "Татмедиа" җәмгыятенең "Нурлат-информ" филиалы оештырды
Быел да барлык спортчыларны, шулай ук җанатарларны җылы кояшлы һава торышы һәм бәйрәм кәефе озата барды. Ярышлар катнашучы командалар саны белән аерылып тора. Мәсәлән, өлкәннәр арасында 5 команда, укучылар арасында 7 команда бар. Һәр этапта спортчылар җиңүгә омтылыш күрсәттеләр, команда рухы сизелде.
Нәтиҗәдә, быел өлкәннәр арасында күчеп баручы кубокны «Нурлатнефть» командасы алды. Бу безнең ярышларда нефтьчеләрнең беренче җиңүе. Кубокны алар узган елгы сезон җиңүчеләреннән ЭПУ Нурлатгаз командасыннан кабул итте. Икенче урында - "Нурлат аграр техникумы”, өченчедә – “Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе".