Алмаз Әхмәтшин нурлатлыларны Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлый

2023 елның 1 мае, дүшәмбе

Кадерле нурлатлылар!

Сезне чын күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Буыннарны берләштерүче бәйрәм үз Ватанын яраткан һәм үз хезмәте белән аның үсешенә өлеш керткән һәркемгә кадерле. Ул чыннан да халыкчан һәм барлык өлкәннәр, яшьләр, балалар тарафыннан бертигез бәйрәм ителә.

Беренче май кешенең бердәмлеккә һәм иҗади хезмәткә омтылышын гәүдәләндерә. Ә алар булган җирдә уңыш, муллык һәм иминлек хөкем сөрә.

Катлаулы икътисади вәзгыятьтә төзүчеләр, аграрийлар, энергетиклар, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм башка өлкәләр хезмәткәрләре үз потенциалын исбатладылар. Ләкин безнең алдыбызда зур бурычлар да тора: без киләчәгебезне билгеләячәк уникаль проектларны тормышка ашырырга тиешбез. Бергәләп без күп нәрсәгә ирешә алабыз.

Хөрмәтле якташлар! Хезмәтегез һәм Нурлат районын яхшырак итәргә омтылуыгыз өчен рәхмәт.

Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм барлык планнарны һәм башлангычларны тормышка ашыруда уңышлар телим!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы Башлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International