Районда чәчү кампаниясе дәвам итә.
Бүгенге көндә районда 31 мең гектардан артык чәчелгән, бу 85% дигән сүз.
Арпаны 8,5 мең гектарга, язгы бодайны 9,5 мең гектарга чәчкәннәр, тагын 5 мең гектар калган.
Солы, борчак һәм көнбагыш чәчү тәмамланган диярлек.
Якын көннәрдә язгы бөртекле культураларны чәчү тәмамланачак.
Аграрийлар кукурузны да чәчә башладылар.