Нурлатлылар Заречныйда Хәтер бакчасына нигез салды

2023 елның 29 апреле, шимбә

Нурлат урманчылыгы коллективы һәм ветераннары Заречный поселогы халкы белән берлектә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды.

Аларның тырышлыгы белән биредә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлары истәлегенә имәннәр үсәчәк. Бу-азатлык өчен көрәшкән геройларга тере һәйкәлләр.

Акция бөтен Россия буенча өченче ел рәттән уза. Нурлат урманчылыгы һәр яз аңа кушыла, быелгы ел да искәрмә  түгел.

"Бүген без акция кысаларында 1,2 гектар мәйданда 2023 ябык тамырлы имән үсентесе утырттык”,-диде “Нурлат урманчылыгы" ТР ДКУ җитәкчесе-урманчы Рөстәм Галиев.

Тармак ветераннары да истәлекле акциядән читтә калмады. Ринат Ганиев хәзер лаеклы ялда, урманчылыкта 40 елга якын эшләгән. Ләкин хезмәттәшләренең урман утыртуга кушылу тәкъдимен һәрвакыт рәхәтләнеп кабул итә.

"Урман утырту-бик кирәкле һәм мөһим эш, ә бүгенге көндә актуаль. Тирә-якта урман кисү, янгыннар бара. Шуңа күрә утыртылган һәр агач яхшылыкка бара", - дип үз фикерен уртаклашты ул.

Урманчылар һәм Заречный халкы, урман культуралары утырту өчен махсус эш кораллары белән эшкә керештеләр һәм кыска вакыт эчендә һәлак булган солдатлар истәлегенә 2023 төп агач утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International