Май бәйрәмнәре алдыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге шашлык тәмле булсын һәм аны кулланганнан соң сәламәтлек белән проблемалар тумасын өчен ит сайлаганда берничә гади кагыйдәне үтәргә киңәш итә.
Яхшы шашлыкның сыйфатлы иттән ясалуы беркем өчен дә сер түгел.
Нурлат ТО ит (һәм башка продуктларны) билгесез сәүдә урыннарында, чыгышы билгесез булган урыннарда, документларсыз сатучылардан алырга киңәш итми.
Азык-төлекне стационар сәүдә предприятияләреннән сатып алыгыз. Документларга игътибар итегез: товарга өстәлмә, туры килү турында декларация (ярымфабрикатларга) яки эшкәртелмәгән иткә ветеринария таныклыгы сатучыда булырга тиеш.