Бүген Халыклар дуслыгы йортында Чуаш теле көненә һәм бөек чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлевич Яковлевның тууына 175 ел тулуга багышланган чара узды.
Бәйрәмне ачу тантанасында мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Рәхмәтуллина билгеләп үткәнчә, без туган телебезне онытмаска, халыкларның гореф-гадәтләрен сакларга һәм аларны буыннан-буынга тапшырырга тиеш.
Андреевка, Урта Камышлы, Елаур, Тимерлек, Якушкино мәктәпләре укучылары аеруча активлык күрсәтәләр.
Екатерина Савгачева (Якушкино мәктәбе) "Хурăн кульҫи" җырын башкарды,
Диана Гаврилова (Урта Камышлы мәктәбе) Вăрманта, ҫлара күпләрнең яраткан җырын бүләк итте. Бу көнне чуаш телендә бик күп җырлар яңгырады. Укучылар шулай ук чуаш халык биюләрен әзерләделәр, шигырьләр сөйләделәр, «Яхшы кәеф өчен дару» инсценировкасын күрсәттеләр. Бәйрәмне оештыручылар-мәгариф бүлеге, Халыклар дуслыгы йорты һәм милли-мәдәни үзәк хезмәткәрләре чарада катнашучыларның төпле әзерләнүләрен һәм һәркемгә яхшы кәеф бүләк итүләрен билгеләп үттеләр.