«Алтын балык» балалар бакчасында «Кечкенә автоледи» конкурсы узды.
Анда 6 конкурсант катнашты. Компетентлы жюри аларны берничә этапта бәяләде. Мәсәлән, өй эше кысаларында алар әти-әниләре белән бергә иҗади автомобильләр ясадылар, үз эшләрен якладылар. Шулай ук алар теоретик сорауларга җавап бирәләр, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәләр, фигуралы самокат йөртүдә һәм шигъри конкурста ярышалар. Катнашучыларга аларның әниләре дә кушыла, алар өчен махсус бирем бар: үз куллары белән фликерлар ясау.
"Безнең балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу чарага без җентекләп әзерләндек, биремнәр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бирелде. Без аңа ата – аналарны да җәлеп иттек, чөнки бу педагогик коллективларны берләштерүгә ярдәм итә», - дип билгеләп үтте балалар бакчасы мөдире Гүзәл Җамалова.
Нурлат шәһәрендәге «БДД» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалдинова да шундый чаралар үткәрү кирәклеге турында сөйләде.
"Май бәйрәмнәре алдыннан, юлларда транспорт һәм балалар саны артканда, барлык көчләрне балалар юл-транспорт травматизмын кисәтүгә һәм профилактикалауга юнәлтергә кирәк. Профилактика чараларының максималь нәтиҗәлелеге өчен ата – аналар, җәмәгатьчелек тә катнашырга тиеш», - диде Гөлфия Харисовна.
Кечкенә автоледилар да бәйрәмнән канәгать калдылар.