«Татнефть» тарихы — зур команданың гаять зур тәҗрибәсе, күп җиңүләр, горурлык өчен сәбәпләр һәм авыр сынаулар ул. Һәр хезмәткәрнең хезмәте ярдәмендә Компания тиз үсеш алуын, яңа чакыруларны җиңүен, вакыт узу белән аякка басуын дәвам итә.
«Татнефть»нең гомуми данлыклы эшчәнлегенә Нурлат нефтьчеләре дә хезмәтнең бер өлешен кертә. 1979 елның июленнән, «Татнефть»тә «Нурлатнефть» НГДУ иң яшь Нефть һәм газ чыгару идарәсе туганнан бирле, Нурлат районында сәнәгать нефте чыгарыла башлый. Идарәнең җитештерү объектлары Татарстан Республикасының һәм Самара өлкәсенең 5 административ районында урнашкан. Беренче көннәрдән үк НГДУ чын мәгънәсендә шәһәрне формалаштыручы предприятиегә, ә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән провинциаль шәһәрчек кешеләр файдасына инфраструктурасы үсеш алган заманча төзекләндерелгән шәһәргә әверелә.