Нурлатта «Татарстан-Яңа гасыр» призларына йөзү буенча ярышлар уза

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген "Тулпар" спорт сараенда «Татарстан - Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте призларына йөзү буенча Нурлат муниципаль районының ачык беренчелеге узды.

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышлана.

Тантаналы шартларда яшь спортчыларны район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Румия Фәтхетдинова, «МАКойл» кече нефть компаниясе генераль директоры Дамир Ишкинеев, Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры һәм ярышларның баш судьясы Илсур Нәбиуллин сәламләде.

"Традицион ярышларда катнашучыларның саны елдан-ел арта баруы куанычлы. Мин спортчыларга уңышлы стартлар, бәхет һәм иминлек телим. Спорт белән дус булыгыз. Чөнки спорт тормышта авырлыкларны җиңәргә, югары нәтиҗәләргә һәм максатларга ирешергә ярдәм итә", - диде Дамир Ишкинеев үзенең сәламләү сүзендә.

Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры Илсур Нәбиуллин сүзләренә караганда, җиңү өчен көрәшкә Нурлат йөзүчеләре белән бергә шулай ук республиканың Спас, Мөслим, Балык Бистәсе, Чирмешән, Яңа Чишмә, Аксубай районнарыннан, шулай ук күрше Самара өлкәсенең Кошки спортчылары да керде. Ярышларда Татарстанның 10 шәһәр һәм район командасыннан 300 яшь спортчы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International